Китап күргәзмәсе янында әңгәмә «Гаилә - бәхет ачкычы»
Халыкара Гаилә көне уңаеннан балалар китапханәсе 3 нче филиалда «Гаилә - бәхет ачкычы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Китапханәче балаларны гаилә кыйммәтләре белән таныштырды, бергәләп гаилә турында мәкальләрне искә алдылар. Китапханәче Мәрзия Фәйзуллинаның «Гаилә әлифбасы» китабына күзәтү ясады. Балалар шулай ук «Татар гаиләсе: гореф - гадәтләр» китабы белән таныштылар. Бу китап татар һәм рус телләрендә булуы белән дә уңайлы. Әлеге китап татар халкының нәсел –ыруга, нигез – гаиләгә мөнәсәбәтен чагылдыра, яшәү тәртипләрен укучыга аңлатуны максат итеп куя. Гаилә тормыш нигезе – ул нык һәм тату икән димәк дәүләтебез дә көчле. Һәр гаиләдә – бәхет, иминлек, татулык булсын!