Детская библиотека - филиал № 3

Эко - әңгәмә «Кошлар - канатлы дусларыбыз»

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда 1 апрель – Халыкара кошлар көне уңаеннан «Кошлар  - канатлы дусларыбыз» дип аталган китап күргәзмәсе янында  әңгәмә узды. Күргәзмәдә татар һәм рус телләрендә  китаплар урын алган иде. Китапханәче укучыларны кошлар көненең билгеләнеп узу тарихы һәм алар  турында кызыклы фактлар белән таныштырды. Укучылар күргәзмәдә тәкъдим ителгән кошларның рәсемнәрен карадылар. Китапханәче «Табигатькә сәяхәт» сериясендә чыккан «Кошлар» китабына күзәтү ясады. Укучылар кошлар турында белгән мәгълүматлары белән уртаклаштылар, китапханәче әзерләгән викторина сорауларына җавап бирделәр.