Детская библиотека - филиал № 3

Китап күргәзмәсе янында әңгәмә «Игътибар! Яңа китап!»

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда  «Игътибар! Яңа китап!» дип аталган китап күргәзмәсе эшли. Күргәзмәдә Айдар Хәлимнең  «Иртән талга көмеш урала» дип исемләнгән авторга сиксән яшь тулу уңаеннан басылган бай шигърияте тәкъдим ителә. Чәчмә әсәрләрне яратучылар өчен Рәмзия Габделхакованың «Кышлар җиткәч кайтырмын…» дигән повесть һәм хикәяләре тупланган китап урын алган. Әлеге китапта язучы төрле вакыйга – хәлләр, язмышлар аша заман йөзен сурәтли. Әсәрдә гаделлек, намус, тугрылык кебек  күркәм сыйфатлар алга чыга, укучыны уйландыра. Равил Сабырның  өч малайның маҗараларын сурәтләгән «Ак әби» китабы,  Зөлфәт Хәкимнең  өч телдә басылып чыккан «Туган батыр»дип аталган курку белмәс егет  турындагы китаплары нәни укучыларны көтә, китапханәгә рәхим итегез!