Детская библиотека - филиал № 3

Кычкырып уку «Шат күңелле әдип»

Балалар китапханәсе - 3нче филиалда  шагыйрь Нәҗип Мәдиаровның тууына 95 ел тулу уңаеннан «Шат  күңелле  әдип» дип исемләнгән кычкырып уку   узды. Балалар  шагыйрьнең төрле темаларны яктырткан  кызыклы  шигырьләрен укыдылар.  Китапханәче укучыларны әдипнең тормыш юлы һәм китап күргәзмәсе белән таныштырды. Нәҗип Мәдиаров узенең иҗатында синонимлы һәм омонимлы шигырьләргә дә күп урын биргән. Алар балаларның телен үстерергә, фикерләргә ярдәм итә. Шагыйрьнең сүзләренә  көйләр дә язылган  «Сиңа кайттым газиз туган җирем» , «Батырлар ватаны син» шундыйлардан. Нәҗип  Мәдиаров -1979 елдан Татарстан язучылар берлеге  әгъзасы.