Китапханәче тәкъдим итә «Тәрбияче әдибә»
Балалар китапханәсе – 3 нче филиал балалар язучысы Дәрҗия Аппакованың тууына 125 ел тулу уңаеннан укучыларны әдибәнең иҗаты белән танышырга чакыра. Безнең китапханәдән язучының «Кечкенә Бануның тарихы» дип аталган, узган гасырның 30 – 40 елларындагы төрле милләт халкының авыр тормышны чагылдырган әсәрләре тупланган китапны алып укырга мөмкин. Әлеге җыентыкта әдибәнең «Шыгырдавыклы башмаклар», «Йолдызкай» исемле хикәяләре һәм кызыклы әкиятләре дә урын алган.