Күргәзмә – викторина «Көмеш чыңлы газиз туган телем»
Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда «Туган тел – очар канат» дип аталган күргәзмә янында «Көмеш чыңлы газиз туган телем» дип аталган викторина узды. Һәр кешенең, дөньяга тугач та, иң беренче әйткән сүзләре бар. Татар баласының «әннә, әттә» булса, русларда, «мама, папа». Әти – әниләребез, әби – бабайларыбыздан килгән татар теле ул – туган телебез. 21 нче февраль - 2000 нче елдан Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Балалар китапханәсе – 3нче филиалда «Туган тел – очар канат» дип аталган күргәзмә янында «Көмеш чыңлы газиз туган телем» дип аталган викторина узды. Балалар китап күргәзмәсе белән таныштылар. Җир йөзендә барлыгы күпме кеше татар телендә сөйләшә һәм дөньяда күпме тел барлыгын белделәр. Китапханәче әзерләгән викторина сорауларына җавап бирделәр.