Викторина «Яңа ел дөнья буйлап атлый»
Балалар китапханәсе 3 нче филиалда «Кышкы бизәкләр» дип аталган китап күргәзмәсе янында «Яңа ел дөнья буйлап атлый» дип исемләнгән викторина узды. Китапханәче укучыларны кыш турында татар язучылары иҗат иткән шигырьләр, хикәяләр белән таныштырды. Күргәзмәдә Асия Юнысованың «Мин кышны яратам», Флёра Мәрдәнованың «Без ясаган кар бабай», Нәкыйп Каштановның «От января до декабря - Кайсы ай бу?» һәм башка китаплар урын алган иде. Шулай ук укучылар Яңа ел бәйрәменең ничек уздырылуы һәм кайчаннан билгеләнеп узуы турында да белделәр. Балалар китапханәче әзерләгән, «Яңа ел дөнья буйлап атлый» дип исемләнгән, викторина сорауларына җаваплар бирделәр.