Матбугат сәгате «Яңа, кызык, файдалы»
Балалар китапханәсе – 3нче филиалда укучылар өчен «Яңа, кызык, файдалы» дип исемләнгән матбугат сәгате узды. Китапханәче укучыларны «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» журналларының тарихы белән таныштырды. Укучылар «Ялкын» журналының «Остаханә» сәхифәсендә бирелгән заманча кыстыбый ясау серләренә төшенделәр. Безнең илдә һәр гаиләгә 150 китап туры килә икән. «Беләсем килә!» сәхифәсендәге «Китап укучыга 6 киңәш» балалар өчен бик урынлы булды. Бу киңәшләргә колак салучы балалар мәктәптә иң алдынгы укучылар рәтендә булачаклар, әлбәттә. «Ялкын» журналының «Бик матур» сәхифәсендә бирелгән образлар укучылар күңеленә хуш килде. Балалар әлеге журнал битләреннән үзләре өчен яңа һәм кызыклы булган күп кенә файдалы мәгълүмат алдылар.