Детская библиотека - филиал № 3

Китап күргәзмәсе янында әңгәмә «Шагыйрь, прозаик, драматург»

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда  язучы Әхсән Баяновның тууына 95 ел тулу уңаеннан китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар «Җил яратучы күркә» китабыннан  өзекләр укыдылар.  Әлеге китаптагы  кызыклы геройлар: зирәк карга, кыю попугай,  яраланган куянны коткаручы малай  укучыларга бик ошады. Әхсән Баян — шигърият,  проза һәм драматургия әсәрләре тупланган ике дистәгә якын китап авторы. Безнең күргәзмәдә әдипнең 5 томлык Сайланма әсәрләре дә урын алган. Әхсән Баян — «Почет Билгесе» ордены кавалеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Татар әдәбиятын үстерү юлында күрсәткән зур казанышлары өчен аңа 2004 елда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирелә.