Детская библиотека - филиал № 3

Акция «Татарча диктант 2022»

25 нче ноябрь көнне балалар китапханәсе – 3нче филиал китапханәчесе  Гатауллина Назия «Татарча диктант 2022» акциясендә катнашты.

Быел татарча диктант җиденче тапкыр уза. Татарстанда  диктант язучылар өчен Зөлфәт Хәкимнең әсәреннән өзек сайланган иде.  Аны безгә Татарстанның халык артисткасы Зөлфия Валеева нәфис татар телендә, бик  аңлаешлы итеп укыды. Акциянең максаты – татар теленә игътибарны арттыру, әдәби телдә дөрес язу һәм сөйләү күнекмәләрен үстерүне күз уңында тота.