Китап күргәзмәсе янында әңгәмә «Язучы - прозаик»
Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда язучы Кояш Тимбикованың тууына 85 ел тулу уңаеннан әзерләнгән китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны әдибәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар «Карахмәт маҗаралары» хикәясеннән өзекләр укыдылар. Күргәзмәдә язучының китаплары белән беррәттән матбугат битендә басылып чыккан мәкаләләр дә урын алган. Кырык елга сузылган иҗат гомерендә Кояш Тимбикованың хикәя һәм повестьлары тупланган дистәдән артык китабы басылып чыга. Әдибәнең аерым әсәрләре рус, кыргыз,үзбәк һәм башка телләрдә дә дөнья күрә. Ул Татарстан Журналистлар берлегенең Хөсәен Ямашев исемендәге бүләк лауреаты. Кояш Тимбикова 1976 елда – Татарстанның, ә 1989 елда «Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була.