Детская библиотека - филиал № 3

Кычкырып уку:Асия Юнысованың «Алкалы чәчәкләр» китабы

Балалар китапханәсе 3нче филиалда шагыйрә Асия Юнысованың  75 яшьлек юбилее уңаеннан әзерләнгән китап күргәзмәсе янында кычкырып уку узды. Китапханәче балаларны әдибәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар  Асия Юнысованың «Алкалы чәчәкләр »  китабыннан «Кем оста?», «Кояш - рәссам» һәм башка шигырьләрен кычкырып укыдылар. Безнең китапханәдә шагыйрәнең балалар өчен иҗат ителгән «Үскән кыз», «Җәйне сагынам», өлкәннәр өчен «Асылташ»  кебек китаплары бар.  Асия Юнысова – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе. Китап сөюче дуслар, бәллүр каләм иясе журналист – шагыйрәнең иҗаты белән танышырга өлгермәгән булсагыз, балалар китапханәсенә рәхим итегез.