Китап күргәзмәсенә күзәтү «Шагыйрь - драматург»
Балалар китапханәсе – 3нче филиалда Рөстәм Мингалимның тууына 85 ел тулу уңаеннан әзерләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү узды. Китапханәче балаларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар кече яшьтәге мәктәп балалары өчен язылган «Өч үрдәк» китабы белән таныштылар, аннан өзекләр укыдылар. Рөстәм Мингалим поэзия һәм драматургия өлкәсендә бердәй актив эшләүче әдип иде. Аның Курчак театрларында уйналган «Шүрәлеләр үч алмый», «Сихерләнгән урман»исемле әкият – пьесаларын , олылар өчен язылган «Соңгы чиктә», «Өченче бүлмәдә эт яши» һәм башка комедия һәм драмаларын тамашачылар яратып кабул итте. Татар балалар әдәбиятын үстерү һәм баету юнәлешендәге хезмәтләре өчен Рөстәм Мингалим 2005 елда Габдулла Тукай исемендәге әдәби бүләккә ия була. 2010 елдан аңа – Татарстанның халык шагыйре дигән мактаулы исем бирелә.