Татар матбугаты белән танышу «Яңа, кызык, файдалы»
28 - нче июльдә «Гуляй» шәһәр паркында «Яңа, кызык, файдалы» дип исемләнгән татар матбугаты белән танышу узды. Паркта ял итүчеләр балалар һәм өлкәннәр дә газета - җурналлар белән таныша алдылар. Кече яшьтәге балалар «Сабантуй», «Салават күпере» журналларын бик кызыксынып карадылар, анда бирелгән биремнәргә җаваплар эзләделәр. Паркта ял итүчеләр «Ватаным Татарстан», «Алабуга нуры» газеталары , «Сөембикә», «Гаилә һәм мәктәп» һәм башка журналларны карап үзләре өчен кызыклы һәм файдалы да булган мәгълүмат алдылар.