Детская библиотека - филиал № 3

Җәйге укулар «Китап күңел кояшы»

Җәйге каникул балалар өчен иң кызык та , мавыктыргыч та вакыт. Әмма каникуллар күңелле генә түгел, ә файдалы да  узсын өчен әлбәттә кызыклы китаплар белән дус булырга кирәк. Балалар китапханәсе 3 - нче филиал балалар өчен Татарстан язучыларының һәм шагыйрьләренең иң кызыклы әсәрләреннән тупланган  «Китап күңел кояшы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим итеп, җәйге укулар уздырды. Китапханәче укучыларны китап күргәзмәсе белән таныштырды. Татар әдипләренең юморга бай шаян хикәяләре, кызыклы шигырьләре балаларга бик ошады. Балалар Роберт Миңнуллинның «Малай - шалайлар», Ленар Шәехнең «Мин алдамыйм» китабыннан шигырьләрне татар һәм рус телләрендә кычкырып укыдылар. Барлык китап сөючеләрне балалар китапханәсендә көтеп калабыз!