Әдәби танышу «Балалар язучысы»
Балалар китапханәсе - 3 нче филиалда Алмаз Гыймдиевнең 50 яшьлек юбилее уңаеннан эшләнгән «Балалар язучысы» дип аталган китап күргәзмәсе янында әдәби танышу узды. Китапханәче балаларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар «Селфи таягы» китабыннан өзекләр укыдылар. Алмаз Гыймадиев балалар өчен шаян хикәяләр иҗат итә. Аның әсәрләренең геройлары бүгенге балалар һәм яшүсмерләр. Әдип малайлар һәм кызларның бер – берсенә булган мөнәсәбәтләрен кызыклы да, гыйбрәтле дә хәлләр аша тасвирлый. Алмаз Гыймадиев Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур, Абдулла Алиш исемендәге премияләре лауреаты.