Детская библиотека - филиал № 3

Китап күргәзмәсенә күзәтү «Китап күңел кояшы»

Балалар китапханәсендә «Китап күңел кояшы» дип исемләнгән яңа китаплардан эшләнгән күргәзмә эшли. Китапханәче укучыларны «Татарстан варислары»  сериясендә басылып чыккан  Татарстанның тарихи – мәдәни мирасы белән таныштыру өчен эшләнгән инновацион  әсбаплар : «Җиде энҗе бөртеге», «Ак барс кайда яши», «Татар халык мәкальләре», «Рәсемле татарча – русча сүзлек» белән таныштырды. Рауза Хузахметованың  «Цвета радуги» дип аталган рус телендәге китабы укучыларны могҗизаларга, төрле маҗараларга бай булган кызыклы әкият дөньясына сәяхәткә чакыра.  «Минем тәнем», «Су асты дөньясы», «Самолётлар һәм вертолётлар», «Зур машиналар» - «Балалар бакчасы энциклопедиясе» сериясендә чыккан  матур рәсемле, бай эчтәлекле әлеге  китаплар нәни укучыларыбызга әлбәттә ошады. Чөнки анда иң кызыксынучан балаларның да сорауларына җавап табарга була.  Яңа китаплар сезне көтә кадерле китап сөючеләр!