Китап күргәзмәсе янында әңгәмә «Мөселман бәйрәмнәре»
Бөтен мөселман дөньясы быел Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуын билгеләп үтә. Шушы уңайдан балалар китапханәсе 3нче филиалда «Мөселман бәйрәмнәре» дип исемләнгән күргәзмә янында әңгәмә узды. Укучылар мөселманнарның ел исәбе белән таныштылар. Мөселманнарның елны күктәге ай йөреше белән исәпләүләрен белделәр, мөселман ай исемнәренең аталышын ишеттеләр. Балалар мөселманнарның иң зур бәйрәмнәре булган «Рамазан» һәм «Корбан» бәйрәмнәре турында мәгълүмат алдылар. Китапханәче укучыларны күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар белән таныштырды.