Детская библиотека - филиал № 3

Китап күргәзмәсе янында әңгәмә «Гаилә - бәхет ачкычы»

Халыкара  Гаилә көне уңаеннан балалар китапханәсе 3 нче филиалда  «Гаилә  - бәхет ачкычы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе  янында әңгәмә узды. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, балаларны гаилә кыйммәтләре белән таныштырды, гаилә турында мәкальләрне искә алдылар. Балалар ромашка чәчәгенең таҗларына гаилә нык булсын өчен кирәк булган  сыйфатларны яздылар.  Гаилә тормыш нигезе – ул нык һәм тату икән димәк  дәүләтебез дә көчле. Һәр гаиләдә – бәхет, иминлек, татулык булсын! Укучылар Йолдыз Шәрәпованың  «Әни -кояш», Ленар Шәехнең «Безнең гаилә» һәм башка  шагыйрьләрнең гаилә турында иҗат ителгән  шигырьләрен укыдылар.