Детская библиотека - филиал № 3

Китап күргәзмәсенә күзәтү «Табигать баласы»

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда  Рафаил Газизовның 75 яшьлек юбилее уңаеннан «Табигать баласы» дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү узды. Китапханәче укучыларны әдипнең иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды. Автор шигъри һәм чәчмә әсәрләрендә авыл кешеләренең уй – хисләрен, эчке дөньясын үзенә генә хас бер җылылык белән тасвирлый. Аның күп кенә шигырьләренә җырлар иҗат ителгән: «Тәрәзәләр  - әни күзләре», «Мамадыш – гүзәл кала» һәм башкалар. Рафаил Газизов Язучылар берлегенең  Шәйхи Маннур, Фатих Хөсни исемендәге премияләр лауреаты. Аның балалар өчен язылган  «Бүләгем» китабы 2006 елда  Х. Андерсен исемендәге Халыкара Почет дипломы белән бүләкләнә.  Укучылар бу китаптагы «Ял  көнендә», «Беләсезме...»  һәм башка  шигырьләрен кычкырып укыдылар.