Детская библиотека - филиал № 3

Күргәзмә – викторина «Тукайны беләсезме?»

Балалар китапханәсе - 3 нче филиалда Габдулла Тукайның туган көне һәм татар теле атналыгы кысаларында 1нче гимназия укучылары өчен «Тукайны беләсезме?» дип аталган чара узды. Китапханәче укучыларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. «Йолдызым якты, һаман нурлы» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Викторина сорауларына җавап биреп, укучылар шагыйрьнең иҗатын яхшы белүләрен күрсәттеләр. Балалар башваткычтагы сорауларга җавап табып, аларны бирелгән шакмакларга язгач, өстән – аска  урнашкан баганада Тукайның сатирик поэмасының исемен укый алдылар. Аннары укучылар «Кисекбаш» поэмасыннан  өзек укыдылар, Габдулла Тукайның «Туган тел» җырын  башкардылар. Чара Габдулла Тукайның «Су анасы» әкияте буенча  эшләнгән мультфильм карау белән төгәлләнде.