Экологик сәгать «Кошлар – канатлы дусларыбыз»
Халыкара кошлар көне уңаеннан балалар китапханәсе - 3 нче филиал китапханәчесе 1 нче гимназиянең 4 «а» сыйныф укучылары өчен «Кошлар – канатлы дусларыбыз» дип исемләнгән экологик сәгать уздырды. Укучылар кошлар көнен билгеләп үтүнең тарихы турында белделәр, күчмә һәм үзебезнең якларда кышлаучы кошларның фотосурәтләрен карадылар. Китапханәче укучыларны кошлар турында кызыклы фактлар белән таныштырды. Балалар викторина сорауларына бергәләп җавап бирделәр. Китапханәче «Табигатькә сәяхәт» сериясендә чыккан «Кошлар» китабына күзәтү ясады. Балалар Аяз Гыйләҗевның «Алсу, Илдус һәм сандугач», Нәкыйп Каштановның «Бөркеткә сәлам әйтегез» һәм башка әдипләрнең кошларга багышлап язылган китаплары турында мәгълүмат алдылар.