«Балачак иленә сәяхәт»: шигърият сәгате
Балалар китапханәсе – 3нче филиал китапханәчесе 1нче татар гимназиясенең 4 “б” сыйныф укучылары өчен «Балачак иленә сәяхәт» дип исемләнгән шигърият сәгате уздырды. Чара Халыкара балалар китабы көне кысаларында үтте. Китапханәче чараны Габдулла Тукайның “Китап” шигырен укып ачып җибәрде. Ул укучыларны татар шагыйрьләренең китаплары белән таныштырды. Күргәзмәдә хәзерге вакытта иҗат итүчеләр белән бергә Габдулла Тукай, Муса Җәлил кебек танылган шагыйрьләребезнең китаплары да урын алды. Китапханәче укучыларга Ленар Шәехнең «Татарстан – Ватаным», Йолдыз Шәрәпованың «Нигә?», Мөҗәһитнең «Телебезне төзәттеләр» һәм башка әдипләрнең шигырьләрен укыды. Галимов Сөләйман Йолдызның “Физкультурага – ура” шигырен укыганнан соң, балалар спортның файдасы турында фикер алыштылар. Вәлиева Камилла Хәкимҗан Халиковның “Иң гадел дус” шигырен укыды. Балалар Ленар Шәехнең шигъри табышмакларына җавап эзләделәр.