Детская библиотека - филиал № 3

«Талант иясе»: китап күргәзмәсенә күзәтү

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибрагимовның тууына 135 ел тулу уңаеннан  эшләнгән «Талант иясе»дип исемләнгән  китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Күргәзмәдә язучының рус һәм татар телендә басылып чыккан китаплары урын алган. Китапханәче укучыларны Галимҗан Ибраһимовның  иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды. Балалар «Алмачуар» әсәреннән өзек укыдылар. Шулай ук  «Укучы һәм укытучы» сериясендә чыккан  «Галимҗан Ибраһимов» китабы  битләрендә  әдипнең әти – әнисе, туганнарының фотосурәтләре, гаиләнең шәҗәрә агачы, якыннарының истәлекләре  белән таныштылар.