Фәхрелислам Агиев «Мәрхәмәт»: китапханә тәкъдим итә
Балалар китапханәсе – 3нче филиал тууына 135 ел тулу уңаеннан язучы Фәхрелислам Агиевнең «Мәрхәмәт» китабын укучыларга тәкъдим итә. «Мәрхәмәт» китабында аның кече яшьтәге мәктәп балалары өчен язылган тәрбияви һәм үзенчәлекле хикәяләре тупланган. Әдип әсәрләрендә хайваннар, кошлар, җәнлекләр дөньясы эченә алып керә, алар арасында усалларын, ялкауларын, кеше ярдәменә мохтаҗларын күрсәтә. Автор миһербанлы балаларны, йомшак күңелле әбиләрне, ярдәмчел картларны төп геройлары итеп сайлый. Фәхрелислам Агиев иҗаты – изгелек эшләргә рухландыра торган кешелекле иҗат. Рәхим итеп балалар китапханәсеннән әдипнең «Мәрхәмәт» китабын алып укый аласыз.