Детская библиотека - филиал № 3

«Балалар язучысы»: әдәби танышу

Балалар китапханәсе -  3нче филиалда язучы Ләлә Гыймадиеваның тууына 75 ел тулу уңаеннан эшләнгән китап күргәзмәсе янында әдәби танышу узды. Китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар Ләлә Гыймадиеваның «Мин аңа бәхет телим», «Ике әни һәм бер математика», «Чуфут – кале малайлары»  китаплары белән таныштылар. «Чуфут – кале малайлары» әсәреннән өзек укыдылар. Ләлә Гыймадиеваның маҗаралы, мавыктыргыч һәм тәрбияви әсәрләре  балаларны дуслыкның кадерен белергә, тирә – юньдәге кешеләргә игътибарлы, ярдәмчел булырга өнди. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләк иясе Ләлә Гыймадиева балалар өчен иҗат ителгән җиде китап авторы.