Детская библиотека - филиал № 3

«Яңа, кызык, файдалы»: матбугат көне

#БиблиотекаЕлабуги#Хорошеенастроение#РастимЧитателя

 Балалар китапханәсе 3нче филиалда «Яңа, кызык, файдалы» дип исемләнгән матбугат көне узды. Чара «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүче, 10 нчы төркем балалары катнашында   «Растим читателя - Укучы үстерәбез» программасы  кысаларында үтте. Китапханәче балаларны мәктәпкәчә яшьтәге  балалар өчен чыгучы «Салават күпере», «Сабантуй» журналлары белән таныштырды. Бу басмалар нәниләр күңеленә хуш килерлек матур рәсемнәр белән бизәлеп эшләнгән. Балалар журнал битләрендә бирелгән әкиятләр, кызыклы уеннар, биремнәр белән таныштылар. «Сабантуй» журналының «Һөнәр сайлыйм» сәхифәсендә китапханәче һөнәре турында мәгълүмат алдылар.