Детская библиотека - филиал № 3

«Шагыйрь җанлы прозаик»: әдәби әңгәмә

#КультурныйТатарстан#БиблиотекаЕлабуги

 Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда язучы Галимҗан Гыйльмановның 65 яшьлек юбилее уңаеннан әзерләнгән «Шагыйрь җанлы прозаик» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Күргәзмәдә әдипнең шигырьләр җыентыгы, проза әсәрләре урын алган. Шулай ук  балалар өчен язылган «Илекәй батыр», «Фил төшкә сыймый», «Самат батыр»  кебек китаплары белән танышырга мөмкин булды. Әлеге китапларда балалар әдибе, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты Галимҗан Гыйльмановның мавыктыргыч вакыйгаларга бай  төрле  жанрдагы әсәрләре тупланган.