«Шагыйрь, прозаик, драматург»: китап күргәзмәсе янында әңгәмә
#КультурныйТатарстан#БиблиотекаЕлабуги
Балалар китапханәсе - 3нче филиалда Ркаил Зәйдулланың 60 яшьлек юбилее уңаеннан эшләнгән китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар язучының татар һәм рус телләрендә басылып чыккан китаплары: «Меч тенгри», «Ташка ордым башны», балалар өчен язылган сәхнә әсәрләре тупланган «Сары чикмән хәзинәсе», «Сабантуй сөлгесе» китаплары турында мәгълүмат алдылар. «Татар таҗы» китабы балаларны унынчы – унсигезенче гасырда яшәгән татар халкының олуг шәхесләре белән таныштыра. Ркаил Зәйдулла Муса Җәлил, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты. 2021 елның 3 мартыннан - Татарстан Язучылар берлеге рәисе.