Детская библиотека - филиал № 3

«Калган эшкә кар ява»: кычкырып уку

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда   фронтовик, укытучы, шагыйрь Әзһәр Габидинең тууына 90 ел тулу уңаеннан «Калган  эшкә кар ява» китабын кычкырып уку узды. Китапханәче балаларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар табышмакларга  җаваплар әйттеләр һәм  «Калган  эшкә кар ява» әкиятеннән өзек укыдылар. Әзһәр Габидинең балалар өчен язылган әсәрләре  яшь буынны тәртипле, тырыш, намуслы булырга өнди.