Детская библиотека - филиал № 3

«Фронтовик язучы»: китап күргәзмәсе янында әңгәмә

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда фронтовик язучы Әдип Маликовның тууына 100 ел тулу уңаеннан әзерләнгән күргәзмә янында әңгәмә узды. Укучыларга әдипнең татар һәм рус телләрендә басылып чыккан шигырьләре, поэмалары, хикәяләре  тупланган китаплар тәкъдим ителде. Укучылар әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. «Без кояшны юлда каршылыйбыз» китабында автор  Алабуга шәһәренә сәяхәт иткәндә алган тәэсирләре белән уртаклаша. Гүзәл Алабуга шәһәренең матурлыгын тасвирлаган юллар укучылар күңеленә аеруча хуш килде.