«Игътибар! Яңа китап»: китап күргәзмәсенә күзәтү
Балалар китапханәсе - 3 нче филиалда «Игътибар! Яңа китап» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Күргәзмәдә татар классикларының рус теленә тәрҗемә ителгән әсәрләре тәкъдим ителә. Укучыларга бүгенге көндә актив иҗат итүче Зөлфәт Хәким, Гөлсинә Галимуллина, Айгөл Әхмәтгалиеваның яңа китапларын алып укырга мөмкин. Тукайның тормыш юлы белән кызыксынучылар өчен Марат Әмирхановның «Бибимәмдүдә абыстай» китабы зур бүләк булачак. Нәни дусларыбыз өчен «Уеннар. Башваткычлар» китабы кызыклы булачак. Матур рәсемнәр белән бизәлеп эшләнгән өр - яңа китаплар - әкиятләр, шигырьләр һәм хикәяләр китап сөюче дусларыбызны балалар китапханәсендә түземсезләнеп көтәләр.