Детская библиотека - филиал № 3

«Кыз – әбиләр»:китапханәче тәкъдим итә

Аларга беркем дә, беркайчан да “әни” дип килеп сыенмаган.

Алардан беркайчан да “газиз балам” дигән йөрәк авазы чыкмаган.

Аларның насыйп ярлары я сугыштан кайтмаган, я табылмаган.

Бу китап ана булудан мәхрүм калган сугыш чоры кызлары турында. Алар яуга киткән ирләрне алыштырганнар, иң авыр эшләр аларга йөкләнгән. Бу китапта аяусыз  сугыш чорында  кыз- әбиләр күргән  кыенлыклар, михнәтле язмышлар сүрәтләнгән. «Кыз – әбиләр»  китабында Алабуга районында яшәп,  инде кайсылары бакыйлыкка күчкән кыз – әбиләребез белән  дә таныша аласыз. Еш кына өлкәннәр авызыннан  «сугыш кына булмасын…» дигән сүзләр ишетәбез. Ә бит әлеге сүзләр – сугыш афәтләрен күргән өлкән буын кешеләренең изге теләге, канатларын сугыш көйдергән кыз – әбиләрнең йөрәк авазы. Язмыш тарафыннан кыерсытылган, гаилә бәхетен икенче урынга куеп, илгә –җиргә хезмәт иткән батыр кыз – әбиләребез алдында түбәнчелек белән баш иик.