«Хаклык аклаган исем»: китапханәче тәкъдим итә. Афзал Таһиров тууына – 130 ел
Күренекле язучы, драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Афзал Таһировның иҗади мирасы күпләгән хикәя, повесть, роман, драма һәм комедияләрдән гыйбарәт. Афзал Мөхетдин улы Таһиров 1890 елның 25 октябрендә бүгенге Татарстан Республикасының Әлмәт төбәгенә караган Габдрахман авылында туа. А. Таһировның язучы булып китүенә Казанда драматург һәм педагог Г. Коләхмәтов белән очрашу этәргеч бирә.
Аның тарафыннан 1920 елның 14 маеннан башлап «Юксыллар хакыйкате» исемле яңа газета чыгарыла башлый. Икенче саныннан ук аның исеме «Юксыллар сүзе» дип үзгәртелә. Аны чыгару эшенә А. Таһиров шагыйрь Һ. Такташны да тарта. Һ. Такташ газетаның җаваплы секретаре була.
1927 елда аның «Ямәлкә тавы» исемле тарихи әсәре языла һәм шул ук елны басылып та чыга. «Комсомол» (1930) повестендә исә язучы колхозлар оештыру вакыйгасын тасвирлый. «Машиналар каны» дигән әсәрендә исә нефтьчеләр тормышы чагыла. А. Таһировның пьесалары да әһәмияткә ия. «Килде-китте», «Ач һәм ялангачлар», «Кияү һәм кәләш», «Уеннан-уймак» исемле әсәрләре водевиль характерында язылган. Аларда татар шәкертләренең ярлылыкта яшәүләренә карамастан, белемгә омтылышлары калку чагылыш таба. Егерменче еллар башында язылган «Кан диңгезе», «Сәнәкчеләр», «Авылда көрәш» пьесаларында ул үткен каләме белән гражданнар сугышының кара тапларын яктырта.