Детская библиотека - филиал № 3

«Хаклыкны яклаучы әдип»: Мәгъсүм Насыйбуллин - тууына 95 ел

Балалар китапханәсе – 3 нче филиал укучылар игътибарына язучы Мәгъсүм Насыйбуллинның әсәрләрен тәкъдим итә. Үзенең детектив повесть һәм хикәяләре белән киң катлау укучыларга танылган язучы Мәгъсүм Насыйбуллин 1925 елның 15 октябрендә Татарстанның Кукмара районы Байлангар авылында туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, башта МТСта эшли, аннары башлангыч мәктәптә укыта. 1943 елның сентябрендә ул Кызыл Армия сафларына алына, хәрби аэродромда хезмәт итә. Аннары, алты айлык хәзерлектән соң, фронтка җибәрелә, Көнчыгыш Пруссиядә барган сугышларда катнаша.

Үз иҗатын ул очерклар язудан башлап җибәрә, соңга таба әдәбиятның проза жанрына килә. Аның 1968 елда русча "Конец опасной тропы" дигән беренче китабы, ә 1970 елда Башкортстан китап нәшриятында "Юрист язмалары" исемле икенче китабы дөнья күрә. Аннан соң язучының бер-бер артлы "Без капчыкта ятмый", "Телсез шаһитлар", "Төнге ату", "Алтын алка", "Яшерен касса", "Йөрәк таш түгел", "Кайтаваз", "Капкын", "Тукран тәүбәсе" һ.б. китаплары басылып чыкты. Мәгъсүм Насыйбуллин 1979 елдан СССР язучылар берлеге әгъзасы.