“Укучы календаре. Календарь школьника” ТАССР га 100 ел: китапханәче тәкъдим итә.
Балалар китапханәсе – 3 нче филиал укучыларга “Укучы календаре” китабын тәкъдим итә. Китап ике телдә язылган: татарча һәм русча. Әлеге укучы календаре 12 бүлек – айдан тора. Бу календарьда сез 12 ай, 12 зодиак билгесе, 12 шагыйрь һәм аларның 12 шигыре, Казанның 12 истәлекле урыны, 12 табышмак һәм циферблатның 12 сәгате белән танышырсыз. Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Роберт Миңнуллин кебек шагыйрьләрне укырсыз. Өстәвенә, ребуслар чишәргә, рәсемнәр буярга, лабиринт кичәргә, филвордтан сүз җыярга мөмкин. Календарьга кергән белешмә материаллар мәктәп укучыларына менә дигән ярдәмлек булыр.