Детская библиотека - филиал № 3

«Дөнья халыклары әдәбияты»: китап күргәзмәсенә күзәтү

 Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда китапханәгә кайткан яңа китаплардан эшләнгән «Дөнья халыклары әдәбияты» дип исемләнгән китап күрәзмәсенә күзәтү  узды. Китапханә укучыларын,  татар язучылары һәм шагыйрьләре  тарафыннан  тәрҗемә ителгән,  дөнья халыклары әдәбияты белән танышырга чакыра. Дөнья әдәбияты классигы, бөек кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның «Сайланма әсәрләр» китабында «Бер көн  - бер гомер», «Анам кыры»,   «Чыңгызханның ак болыты» һәм башка әсәрләрен укырга мөмкин. Әдипнең әсәрләре 200гә якын телдә нәшер ителгән. Татарстан язучылар союзы әгъзасы Ольга Иванованың «Казан ханбикәләре» китабында әле күптән түгел басылып чыккан трилогиясеннән өч кыйсса бирелә. «Без бер тамырдан» дигән китапта төрле халыкларның рухи хәзинәсендә сакланган мифлар һәм риваятьләр белән танышып була. Балкар язучысы Хәсән Шаваевның  «Сандыктан табылган бәян» әсәрендә 1944- 1957 елларда балкар халкына карата ясалган геноцид вакыйгалары, «Асият» бәянында балкар халкының Бөек Ватан сугышы чорындагы гыйбрәтле тормышы сурәтләнә.  Шулай ук  күргәзмәдә төрек,  үзбәк, әзербайҗан, белорус, чегән һәм башка халыкларның әдәбияты белән танышырга мөмкинлек бар. «Шигырь аланы», «Гашыйклар жыры», «Тургайлы тугайлар» китабын укып дөнья халыкларының  шигъри үрнәкләре белән  күңелләрегезне хушландыра аласыз. Калерле китап сөючеләр, әлеге  күргәзмә белән якыннанрак танышу өчен, балалар китапханәсенә рәхим итегез.