«Күпне белим дисәң – таныш, укы, өйрән!»
Балалар китапханәсе, 3-нче филиалда «Күпне белим дисәң – таныш, укы , өйрән!» дип исемләнгән татар матбугаты көннәре узды. Татар телендә журналларны яшүсмерләр дә, балалар да яратып укыйлар. «Ялкын», «Сабантуй», «Салават күпере»нең һәр санын балалар көтеп алалар. Бу басмалар укучыларыбызны өр-яңа яңалыклар, кызыклы очрашулар, файдалы киңәшләр белән генә таныштырып калмый, ә төрле кул эшләнмәләре ясарга да, аш-су серләренә дә өйрәтә. «Ялкын» – татар телендә чыгучы бердәнбер балалар һәм яшүсмерләр журналы. Вакыт үткән саен журнал матурлана, заманлаша бара. Аның тышлыгы гына түгел, эчке ягы да бик матур. Әйдәгез әле журналга сәяхәткә керик. «Ялкын» журналының 9 нчы санында идеаль блогер фотороботы нинди булуын укып белергә һәм киләчәктә бу һөнәрне үзләштерүчеләр өчен киңәшләр белән танышырга мөмкин. «Кызлар территориясе» сәхифәсе яшьләрне матурлык серләренә төшендерәчәк.
«Сабантуй» журналы кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен тәкъдим ителә. Балалар, сез «Сабантуй» журналының 8нче санын укып йөзү тарихы, аның файдасы , куркыныч якларын, шулай ук чемпион булыр өчен нишләргә кирәген белерсезһәм башка кызыклы мәгълүматлар белән танышырсыз.
«Салават күпере» » журналы мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен, өлкәннәр тарафыннан балаларга уку өчен тәкъдим ителә. Матур рәсемле, бай эчтәлекле бу журнал нәни укучыларыбызның яраткан дусты. Урамда алтынсу сары, кызыл яфраклары белән көз фасылы хакимлек итә. Бу вакыт гөмбәчеләр өчен аеруча күңелле. Журналның 9 нчы саны нәни укучыларыбызны гөмбәне танып белергә өйрәтә һәм төрле кызыклы уеннар тәкъдим итә. Журнал битләрендә нәниләр өчен 5 кә кадәр булган саннар белән уен бирелгән. Балалар үзләренең иҗат эшләрен дә журнал битләрендә күрә алалар. Моның өчен рәсем ясап, яисә шигырь язып журнал редакциясенә генә җибәрәсе. Хөрмәтле укучылар, әле журналның яңа саннары белән танышырга өлгермәгән булсагыз, балалар китапханәсенә рэхим итегез!