«Көзнең үз яме»: китапханәче тәкъдим итә
Табигать һәрвакыт үзгәреп тора. Ел фасыллары алмашынган саен табигать тә яңа киемнәрен кия. Менә узенең кызыл, алтынсу яфраклары белән, көз килеп җитте. Бу ел фасылы, башкаларыннан аеруча матур, урманнар, болыннар үзләренә генә хас бер төскә керәләр. Каеннар иң беренче булып яфракларын коя башлыйлар, ә инде аннан соң калган агачлар да, киемнәрен алыштыралар. Көз турында бик күп шигырьләр, җырлар язылган. Бу ел фасылы шагыйрьләргә илһам өстәп тора. Балалар китапханәсе – 3 нче филиал «Көзнең үз яме» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим итә һәм үзенең укучыларын татар әдипләренең көз фасылына багышлап язылган шигырьләре белән танышырга чакыра. Шулай ук күргәзмәдә көзнең матурлыгын күреп сокланырга, көзге уеннар турында мәгълүмат алырга була. Көз бик матур ел фасылы, әле кайчан без шундый матурлык күрә алыр идек? Көзнең ямен күреп, укып белер өчен балалар китапханәсенә рәхим итегез!