«Олы талант иясе»: презентация
Балалар китапханәсе - 3 нче филиал укучыларны талантлы драматург Таҗи Гыйззәтнең тормыш юлы Һәм иҗаты белән таныштыра. Таҗи Гыйззәт 1895 елның 15 сентябрендә Әгерҗе районының Барҗы Омга авылында туа. 1919–1922 елларда аның артистлык сәләте ачыла. Самарада Зәйни Солтанов оештырган драма студиясендә укыганнан соң (1920), Таҗи Гыйззәт Татар Дәүләт академия театрында артист булып эшли башлый, әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә. Үз гомерендә 37 пьеса иҗат итә. Шуларның күбесе Татар Дәүләт академия театрында зур уңыш белән бара. Шундыйлардан «Чаткылар», «Ташкыннар», «Бишбүләк», «Таймасовлар», «Чын мәхәббәт», «Наёмщик», «Изге әманәт» кебек әсәрләрен күрсәтергә мөмкин. Таҗи Гыйззәт 1925 елның сентябрендә хатыны, ике баласы белән Алабугага күченеп килә. Алабугада ул 3 елдан артыграк, 1928 елның декабренә кадәр яши. Шушы вакыт эчендә шәһәр театры җитәкчесе, кинотеатр мөдире, наданлыкны бетерү буенча район мәгариф бүлеге инспекторы, татар драма труппасының мөдире булып эшли. Артист, драматург, режиссёрның истәлеген мәңгеләштерү максатыннан, 1959 елда бирле Алабуга шәһәренең югары өлешендәге киң проспект Таҗи Гыйззәт исемен йөртә. Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен ул ике тапкыр “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә, Русиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәргә лаек була. 1955 елының 7 мартында Казанда вафат була. Әлеге сылтамаларга кереп, Таҗи Гыйззәтнең тормыш юлы һәм иҗаты турында презентация карый аласыз.
https://www.instagram.com/tv/CE1IMLfCfCs/?igshid=o6rlqxy9a1d7 