Детская библиотека - филиал № 3

«Балачак энциклопедиясе»: китапханәче тәкъдим итә

Бала.

Балачак.

Балалар дөньясы.

«Балачак энциклопедиясе» нә әлеге төшенчәләрнең барысы да диярлек сыеп беткән. Балачак бит ул – гаҗәеп киң төшенчә, ә балалар әдәбияты – балачакның көзгесе. Ул көзгегә карасаң, анда балалар дөньясы, малайларыбызның, кызларыбызның самими, ихлас тормышы. Балачакның якты да, татлы да, шул ук вакытта тылсымлы да сәхифәләре  ап – ачык булып күренеп ята.

Балалар китапханәсе – 3 нче филиал үзенең укучыларын «Балачак энциклопедиясе»  китаплары белән танышырга чакыра .Әлеге җыентыклар ата-аналарга, тәрбиячеләргә, укытучыларга мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары белән бергәләп уку өчен тәкъдим ителә. Беренче, өченче, дүртенче томнары - татар язучыларының биографияләрен, портретларын, күренекле әсәрләрен үз эченә алган. Бишенче томында чит ил һәм рус язучылары турында мәгълүмат бирелә .Энциклопедияләргә бай эчтәлекле әсәрләр тупланган, китаплар  төсле рәсемнәр белән бизәлгән. Китапның төзүчеләре Талия Шакирова һәм Ленар Шәех.

Балалар китабы ул – якын дус, акыллы киңәшче дә, тугрылыклы иптәш, ышанычлы фикердәш тә. Гасырдан артык чорны үз эченә туплаган әлеге энциклопедия татар балалар әдәбиятының зурлыгын, тирәнлеген һәм кабатланмаслыгын ачык чагылдыра. Әлеге китаплар сезнең күңелләрегезгә дә канатлар бүләк итсен, кадерле укучыларыбыз!