«Беренче мәртәбә – беренче сыйныфка»: күргәзмә – котлау
Мәктәпләрдә яңа уку елы башлануын искәртеп беренче кыңгырау чыңлады. Беренче мәртәбә белем йорты бусагасын атлап керүче беренчеләр өчен ул аеруча дулкынландыргыч. Матур мәктәп формаларын киеп, беренче дәрескә килү көннәрен алар зарыгып көтә. Балалар китапханәсе - 3 нче филиал үзенең укучыларын белем көне белән котлап, «Беренче мәртәбә – беренче сыйныфка»: дип исемләнгән күргәзмә – котлау тәкъдим итте. Китапханәчеләр беренчеләргә Мәсгут Имашевның «Мәктәптә бәйрәм бүген», Бари Рәхмәтнең «Сара мәктәпкә бара» һәм башка китаплар тәкъдим иттеләр. Хәерле ак юл сезгә беренчеләр! Белем иленә рәхим итегез!