Детская библиотека - филиал № 3

«Шагыйрь прозасы»: язучы Марат Кәбировка - 50 яшь

Балалар китапханәсе – 3нче филиал укучылар игътибарына Марат Кәбировның тууына 50 ел тулу уңаеннан әңгәмә тәкъдим итә. Марат Рәфил улы Кәбиров 1970 елның 23 августында Актаныш районы Чуракай авылында туган. Марат Кәбиров, шул авылда сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Югары Яркәйдәге һөнәрчелек училищесына укырга керә. Аннан киң профильле механизатор һөнәре алып чыга.Узган гасырның сиксәненче- туксанынчы елларында балалар матбугатында әсәрләре күренә башлый. Әнгам Атнабаевның баш сүзе белән «Кызыл таң»газетасында беренче шигырьләре басылып чыга.“Өмет” татар яшьләр газетасында биш ел эшләгәннән соң гына читтән торып Башкортстан дәүләт педагогия институтының татар филологиясе бүлегенә укырга керә. 1991 елдан алып, композиторлар Нәфисә һәм Ризван Хакимовларның концерт төркемендә конферансье булып эшли. Бик күп тамашаларга сценарийлар, көлкеле монологлар, җыр шигырьләре яза.

Бүгенге көндә әдәби иҗат белән шөгылләнә. Марат Кәбиров әдәбиятның төрле тармагында, шул исәптән фантастика, мистика, триллер, драма , поэзия өлкәсендә дә эшли. Автор бүгенге көннең кискен проблемаларын күтәрә, рухи кыйммәтләрнең югала баруын әдәби геройларның нечкә психологик кичерешләре аша тасвирлыйЯзучының популярлыгы нигезендә аның прозасының үткенлеге, фантастик вакыйгаларны да тормышчан, хәтта елатырлык дәрәҗәдә сүрәтли алуы, укучы белән ирекле һәм ихлас аралашуы, коточкыч күренешләр турында язып та укучы күңелендә яктылык уята алуы ята. Марат Кәбиров татар әдәбиятын яңа биеклеккә күтәрүче авторлардан санала. Иң уңышлы әсәрләре дип  “Сары йортлар сере”, “Акбабайның туган көне”, “Елмаю”, “Сагындым. Кайт инде...” повестьләрен һәм “Китап”, “Бердәнбер һәм кабатланмас” романнарын күрсәтергә мөмкин.Укучылар аларны яратып укыйлар. Марат Кәбиров  Башкортстан , Татарстан, РФ язучылар берлекләре әгъзасы.