Ялкын журналы
Балалар китапханәсе – 3 нче филиал укучылар игътибарына «Ялкын» журналын тәкъдим итә. «Ялкын» журналы — урта һәм олы яшьтәге мәктәп балаларының айлык татар журналы. 1924 елдан бирле чыга. Абдулла Алиш, Муса Җәлил премияләре лауреаты. Баш мөхәррире — Илназ Фазуллин.
1924 елның 20 мартында Мәскәүдә «Кечкенә иптәшләр» дип аталучы балалар журналының беренче саны дөнья күрә. Журнал гарәп язуында була. Беренче редакторы - Х. Курмаев. 1928 елдан «Кечкенә иптәшләр» латин графикасына күчеп, «Октябрь баласы» дип атала башлый. 1933 елда журнал Казанга кайта, «Пионер каләме» нә әверелә. 1941 елда, сугыш башлангач, журнал чыгудан туктала. Сугыш беткәч, 1952 елда ул «Пионер» исеме белән янә дөнья күрә. Ә 1957 елда журналның исеме «Ялкын»га үзгәртелә.
Сезне «Ялкын» җурналының 8 нче саны белән якыннанрак таныштырып китәбез. Быел ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан беренче битләрендә үк сезнең игътибарыгызга “Татарстан тарихын беләсеңме?” дигән викторина бирелгән. Бу сорауларга җавап биреп белемегезне тикшерә аласыз. “Файдалы җәй” сәхифәсе “Экспресс – ял кулланмасы” тәкъдим итә. “Синең яшьтәш”, “Шәхес” сәхифәсендә энергияле, актив, талантлы яшьләр белән таныша аласыз. “Сер тулы” дөнья” сәхифәсендә үзегез өчен кызыклы ачышлар ясарга мөмкинлек бар. “Оялчан алма” сәхифәсен укып үзегезнең яшьтәшләрегезнең уй-фикерләрен ишетә аласыз. Кайсы гына яшьүсмер сүрәткә төшәргә яратмый? Камераңны яки телефоныңны әзерлә һәм алга! “Кызлар территориясе” сәхифәсендә иң матур сүрәтләрегезне журнал битләрендә күрә аласыз. Сезне яңа журнал белән танышырга китапханәдә көтеп калабыз, яисә шушы сылтама буенча кереп укырга мөмкин.