Детская библиотека - филиал № 3

«Халык язучысы - Зөлфәт Хәкимгә 60 яшь»: китапханәче тәкъдим итә

Балалар китапханәсе – 3 нче филиал укучыларын халык язучысы Зөлфәт Хәкимнең иҗаты белән танышырга чакыра. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә Зөлфәт Зөфәр улы Хәкимхановка Татарстанның халык язучысы исеме бирелде. Бү хакта боерык 24 июль көнне имзаланган. Зөлфәт Хәким, тулы исеме Зөлфәт Зөфәр улы Хәкимханов — татар халкының мәшһүр җырчысы, композитор, драматург, җәмәгать эшлеклесе. Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты.   1960 елның 11 августында Татарстанның Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туа. 80 нче еллар ахырыннан башлап, “Идел”, “Сөембикә”, “Чаян”, “Казан утлары” журналларында аның шигырьләре, сатирик хикәяләре басыла. Мәдәният өлкәсендә ул шагыйрь, композитор, драматург, проза остасы буларак мәгълүм. Зөлфәт Хәким — тирән фәлсәфи эчтәлекле мәкаләләр һәм афоризмнар авторы да. 2003 елда татар драматургиясен һәм театр сәнгатен үстерү максаты белән Татарстан күләмендә үткәрелгән “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә З. Хәкимнең “Телсез Күке” драмасы беренче урынны яулап алды. Шулай ук драматургның “Бит” пьесасы да махсус бүләккә лаек булды.   2009 елда Зөлфәт Хәким башка иҗатчылар белән берлектә, ул язган «Телсез күке» театраль романы буенча сәхнәләштерелгән спектакль өчен Г.Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясенә лаек булды. Зөлфәт Хәкимнең иҗаты белән якыннанрак танышыр өчен балалар китапханәсенә рәхим итегез.