Детская библиотека - филиал № 3

«Каникулда - яңа журнал кулда»: китапханәче тәкъдим итә

Балалар китапханәсе – 3 нче филиал үзенең укучыларын яңа журналлар белән танышырга чакыра. Мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балаларына адресланган «Салават күпере», «Сабантуй» журналы битләрендә  сез яңа уеннар, конкурслар, викториналар, комикслар, әкиятләр, сканвордлар чишеп вакытыгызны кызыклы һәм файдалы итеп уздыра аласыз.  

Яшүсмерләргә адресланган “Ялкын” журналы битләрендә  «Синең яшьтәш» рубрикасында кызыклы шәхесләр белән танышырга мөмкин. Шулай ук журнал битләрендә психолог киңәшләре, мастер-класслар,  танылган кешеләрнең көндәлекләре һәм башка кызыклы яңалыклар укып, каникулларыгызны кызыклы һәм файдалы итеп уздыра аласыз. Әлеге журналлар белән  якыннанрак танышырга теләсәгез, балалар китапханәсенә рәхим итегез яки сылтама буенча кереп укый аласыз.

http://salavatkupere.com/

http://sabantuyjournal.ru/

http://yalkyn.ru/