Детская библиотека - филиал № 3

Корбан гаете мөбәрәк булсын!

Балалар китапханәсе – 3 нче филиал үзенең укучыларын халкыбызның олы бәйрәме Корбан гаете белән котлый һәм аның ничек уздырылуы белән таныштырып китә.

2020 елның 31 июлендә бөтен дөнья мөселманнары төп бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәмен каршы алачак. Ел саен ул Зөлхиҗҗә аеның  10-нчы көнендә билгеләп үтелә. Шулай итеп, 2020 елда Корбан бәйрәме 31 июльгә туры килә.

Казан һәм Татарстан мәчетләрендә 31-нче июль көнне бәйрәм намазын уку өчен мәчетләргә иртәнге 3.30 сәгатькә җыелырга тәкъдим ителә. Бу вакытта Коръәннән аятьләр укырга керешәчәкләр. Сәгать 3.45-тә Корбан гаете вәгазьләре башланачак. Ә гает намазы сәгать 4.15-кә билгеләнгән. Сәгать иртәнге 4.30-дан корбан чала башларга мөмкин.

Аллаһы Тәгалә корбан чалучы­ларның корбаннарын кабул итсә иде һәм Үзенең рәхмәте белән бүләкләсә иде. Гаиләләрегезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга бу дөньяда һәм әхирәттә тынычлык һәм иминлек, бәхет телибез!

 

Дини бәйрәмнәрнең иң олысы,
Мәртәбәле, Нурлы, Затлысы.
Күңел түрләренә үтеп керер,
Дәва булып аның яктысы.

Ходай тарафыннан иңдерелгән ,
Фарыз гамәлләрне үтәүдән.
Тора безнең җирдә яшәвебез,
Өмет баглап һәрбер иртәдән.

Тоткан уразалар кабул булып ,
Барып җитсен кылган догалар.
Пакълансыннар керле җаннарыбыз ,
Кичерелсен булган гөнаһлар.

Матур үтсен Корбан Бәйрәмебез ,
Яңартылсын йола-гадәтләр.
Ташып торсын өстәл өсләрендә ,
Мулдан булып хәләл нигъмәтләр!