Әдәби календарь: Розалина Гомәр кызы Шаһиева
Балалар китапханәсе – 3нче филиал үзенең укучыларын Розалина Шаһиеваның иҗаты белән таныштыра. Розалина Гомәр кызы Шаһиева 1945 елның 28 июне Юдино районы, Бикет авылында туа— сәнгать белгече, шагыйрә, тәрҗемәче, рәссам. Татар һәм урыс телләренә Гомәр Хәйям, Хафиз, Юныс Әмрә, Карачы Угълан әсәрләрен тәрҗемә иткән. Казан тарихы буенча китапларның гыйльми мөхәррире, тарихи пьесалар, либреттолар, мюзикллар, җырлар авторы. «Казан» милли-мәдәни үзәгендә Казанның 1000 еллыгына багышланган музейны оештыручы. ТР рәссамнар (1990), язучылар (2004) берлекләре әгъзасы. ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1993
Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2017).
Иҗаты:
Кечкенәдән шигырьләр яза. 7нче сыйныфта укыганда шигырьләрен «Ялкын» журналы бастырып чыгара. Берничә шигырь җыентыгы («Кара муенса» (1997), «Ниса» (2003)), «Чыңгызхан» һәм «Ефәк юлы» поэмалары авторы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре:
1993 Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
2017 Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе — «Мәңгелек гөлләре. Розы вечности» китабы (Казан: «Заман», 2015) өчен.