Детская библиотека - филиал № 3

«Уйный – уйный өйрәнәм»: китапханәче тәкъдим итә

   Балалар китапханәсе – 3 нче филиал балаларга төрле уеннар китаплары  белән таныштырып китә. Әлеге җыентыкларда кече яшьтәге балалар өчен төрле төркемнәрдә уйнарга мөмкин булган кагыйдәле хәрәкәтле уеннар тупланган. Балалар тирә – як тормыштан алган тойгыларны чагылдырып, уенда бик күп кызыклы нәрсәләр уйлап чыгаралар. Уеннарда балалар коллективка оешалар, тату уйнарга, очраган читенекләрдән чыгу юлларны бергәләп табарга, бер-берсенә булышырга өйрәнәләр. Мәсәлән “Уйный –уйный үсәбез” җыентыгында 3 яшьтән алып 6 яшькә кадәр уеннар бастырылган. “Балаларга җырлар һәм уеннар” китабында бармак уеннары һәм сүзле- хәрәкәтле уеннар тупланган. Шулай ук табышмаклар,  җырлар, тизәйткечләр, бишек җырлары, юаткычлар да бар. Балалар өчен төрле – төрле уеннар белән якыннан танышырга теләсәгез, әлеге сылтамага кереп укый аласыз. Бала белән никадәр еш уйнасагыз, шөгыльләнсәгез, балагыз шулкадәр сәламәтрәк, бәхетлерәк булып үсәр.

 http://gayanova_i_v.a2b2.ru/section/5520/item/24316