Детская библиотека - филиал № 3

Спортивные каникулы. «Шахмат ул – зирәкләр уены»

Балалар китапханәсе – 3 нче филиал 20 июль Халыкара шахмат көне уңаеннан үзенең укучыларын әлеге уен белән якыннан таныштырып үтә. Шахмат уйнау – баланың акыл эшчәнлеген яхшырту өчен иң яхшы чара. Яшьтән шахмат белән шөгыльләнүче балаларның укуларында, бикрәк тә төгәл фәннәрдән алга китеш нык сизелә. Шахмат акыл көчен генә арттырып калмый, иҗади яктан да үстерә. Күп кенә балалар бик тынгысыз була, шахмат уены уйнап алар үзләрен тыныч тотарга, авыр мәсьәләләрне уйлап хәл итәргә өйрәнәләр. Көндәшеңнең адымнарын күзәтеп бару, ясаячак адымын алдан күрә белергә өйрәнү дә балаларда сиземләү көчен арттыра, игътибарлы булырга өйрәтә. Әлеге уенның файдасы бик зур. Татарстанда  шахмат остасы Рәшид Нәжметдинов Һибәт улы санала. Ул шахмат буенча халыкара дәрәҗәдәге оста, шашка буенча спорт остасы, ССРБның атказанган тренеры, биш тапкыр РСФСР чемпионы, илнең командалы беренчелекләрендә өч тапкыр ССРБ чемпионы. Шахмат уенының тарихына килсәк 1966 нчы елдан башлап, Халыкара шахмат көне билгеләп үтелә. Шахматның туган иле булып Һиндстан санала, биредә безнең эраның беренче гасырларында шахмат уенын башлап җибәрүче яшәгән. Шахматлар популярлыгына китап нәшер итү дә йогынты ясаган. XV гасыр азагында беренче шахмат трактатлары чыккан, иң көчле шахматчылар арасында ярышлар оештырыла башлаган. XIX гасырда шахмат уены үсешенә ул вакытта дөньяның иң оста уенчысы американлы Пол Морфи һәм беренче рус мастеры Александр Петров зур өлеш кертә. Күпчелек галимнәр фикеренчә, Россиядә шахматлар якынча 820 нче елда булган, аны хәзәрләр алып килгән дип исәпләнә, әмма бу "шахмат" Урта Азия исеме астында гарәп шантранджы була. Шул рәвешле, рус телендә шахмат сүзе туа.